Олы Әтнә авылында яшәүчеләр үзара салым акчасын 500 сумнан җыярга килеште
![Олы Әтнә авылында яшәүчеләр үзара салым акчасын 500 сумнан җыярга килеште](https://tatar-inform.tatar/attachments/f7f5bf4ca0e552c226b974f0161ab5b5beef929d/store/fill/780/440/ca2e50b77f45ec4fbba2da2fc004fb5d8a4cf0ab41a784af2845f7cc6d13/027.jpg)
(Әтнә, 1 декабрь, "Татар-информ", “Әтнә таңы”). Бүген Олы Әтнә авылында башкарылачак эшләргә тотылачак үзара салым акчасын, бер сайлаучыга билгеләнгән 500 сум күләмендә җыярга ризалык бирелде. Бу турыда “Әтнә таңы” газетасы яза.
3061 кеше яши торганн Олы Әтнә авыл җирлегендә үзара салым буенча җирле референдум уздыруга фикерләр төрле. Күпчелек аны кирәк гамәл дип саный, чөнки авылда бик күп эшләр башкарылды.
Бүген Олы Әтнәдә өч сайлау участогы эшләде. Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында, “Ашыт” мәдәният һәм спорт үзәгендә, Кече Әтнә авылында урнашкан участокларда 7.00-20.00 сәгатьләрдә тавыш бирделәр.
Тавыш бирү көнендә сайлау участогына килү мөмкинлеге булмаган кешеләрне, өлкәннәргә, үз гаризалары нигезендә, ә алар өч участокка иллегә якын кеше, өйләренә барып, тавыш бирдерттеләр. “Зилин” урамында гомер итүче 79 яшьлек Җофар апа Вәлиева – шуларның берсе.
“Бик кирәкле гамәл булып чыкты бу референдум дигәннәре”, дип үз фикерен әйтте ул.