Истанбул тамашачысына «Әпипә» кинокомедиясе тәкъдим ителәчәк
(Истанбул, 10 декабрь, «Татар-информ», Рушания Алтай). Истанбул киносөючеләренә беренче татар мюзиклы «Әпипә» тәкъдим ителәчәк. Бу турыда «Татаркино» оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова хәбәр итә.
18-19 декабрь көннәрендә Истанбулда II төрки дөнья фильмнары фестивале үтәчәк. Анда Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан, Саха-Якутия, Төркия, Төрекмәнстан, Хакасия, Үзбәкстан кебек илләрнең фильмнары күрсәтеләчәк.
Татарстан режиссеры Илшат Рахимбай тарафыннан төшерелгән «Әпипә» музыкаль комедиясен әлеге кинофестиваль кысаларында Али Әмир мәдәният сараенда 19 декабрь көнне күрү мөмкин булачак.