Казанда мәктәп укучысын чит ил машинасы бәрдергән
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Казанда мәктәп укучысын чит ил машинасы бәрдергән. Ир бала тиешле булмаган урында юл аркылы чыккан. Бу хакта шәһәр автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Кичә көндез Жуковский урамындагы 18нче йорт янындагы «Тойота» машинасының 27 яшьлек йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, җәяүлеләр кичүе зонасыннан читтә юлдан чыгучы 13 яшьлек малайны бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә малай аягын җәрәхәтләгән.