Казанда Җиңү проспектында биш машина бәрелешкәнен видеога төшергәннәр
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Казанның Җиңү проспектындагы машиналар бәрелеше һәлакәтен видеога төшергәннәр. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар вакыйга урыныннан кадрлар белән уртаклашты.
Кадрларда урам буйлап «авария» утларын кабызган сигез автомобиль торганлыгы, аларның бәрелешү нәтиҗәсендә кайберләренә бераз зыян килгәнлеге күренә.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк.