Зәй заводы 807 мең тонна шикәр чөгендере эшкәрткән
(Зәй, 11 декабрь, «Татар-информ», «Зәй офыклары», Рәзимә Кашапова). Зәй районы басу-кырларыннан чөгендер ташу эше дәвам итә. Басулардан барлыгы 77 мең тонна татлы тамыразык чыгарасы бар. Завод 807 мең тонна чимал эшкәрткән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу күрсәткеч «Зәй» агрофирмасында — 39, «Зәй шикәре”ндә — 30, «Восток”та 8 мең тонна. Зәй шикәр заводында да эш тулы куәттә бара.
25 ноябрьгә шикәр заводы кагат кырына 1054264 тонна чөгендер кабул ителгән, шуның 410 мең тоннадан артыгы Зәй районы басуларыннан китерелгән. Завод 117413 тонна шикәр комы җитештергән. Чөгендернең шикәрлелеге 18,6 процент тәшкил итә.