Казаннан Дубайга яңа авиарейс ачылачак
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 29 декабрьдән Казаннан Дубайга яңа чартер авиарейсы ачылачак. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рейсларга 215 кеше сыйдырышлы Boeing 737-900 самолеты чыгачак. Пассажирлар Казаннан Дубайга 5 сәгатьтә барып җитәчәк.
Рейслар март ахырына кадәр гамәлдә булачак.