Татар әдәбияты һәм төрек теле буенча олимпиадада катнашучыларны әзерли башладылар
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). 9-12 декабрь көннәрендә «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында татар һәм рус телләрендә белем бирүче мәктәп укучылары өчен туган тел (татар) әдәбияты һәм төрек теле буенча республика олимпиадасының муниципаль һәм йомгаклау этаплары алдыннан укыту-тренировка җыеннары башланды. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итте.
Әлеге җыеннарга Татарстанның төрле муниципаль берәмлекләреннән катнашучылар килде. Алар арасында Әлмәт, Түбән Кама, Бөгелмә районнарыннан һәм Казан шәһәре укучылары бар.