Владимир Путин патриотик тәрбия бирү программасын әзерләүне тизләтергә кушты
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин профильле министрлыкларга патриотик тәрбия буенча яңа программа әзерләү эшен озакка сузмаска кушты. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Яңа документны әзерләү эшен сузмавыгызны сорыйм», — диде ул «Җиңү» оештыру комитеты утырышында.
Дәүләт башлыгы патриотик тәрбия программасы «тикшерелгән база кыйммәтләрен» ныгытырга тиеш, дип өстәде.