Гүзәл Яхина «Дети мои» романы өчен «Большая книга» премиясе лауреаты булды
(Казан, 11 декабрь, «Татар-информ»). Казанда туган язучы Гүзәл Яхина «Дети мои» романы өчен «Большая книга» премиясе лауреатлары арасына керде. Бу хакта премиянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Гүзәл Яхина «Дети мои» китабы өченче урынны алды. Григорий Служительнең «Дни Савелия» китабы икенче урынга лаек булды. Жюри беренче урынны әдәбиятчылар Олег Лекманов, Михаил Свердлов һәм Илья Симановскийның «Венедикт Ерофеев: посторонний» китабына бирде.
Прозаик Валерий Попов әдәбиятка өлеш керткәне өчен мактаулы бүләккә лаек булды. Бүләкне аңа премиянең узган сезоны лауреаты һәм укучылар тавыш бирүе нәтиҗәсендә җиңгән Дмитрий Быков тапшырды.
ТАСС билгеләп үткәнчә, «Особый почерк» махсус номинациясендә шулай ук «Дни Савелия» китабы өчен бүләк тапшырылды. «Большая книга» премисендә халык тавышы буенча Гүзәл Яхинаның «Дети мои» китабы җиңде.
Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Михаил Сеславинский сүзләренчә, «Большая книга» лауреатлары әсәрләре «Россия иҗаты җыелмасында мәңгегә кала». «Безнең алда ХXI гасыр рус прозасы кисеменең беренче варианты, 2019 елның 10 декабрендә нәкъ менә аның белән рус әдәбиятының яңа гасырының 20 нче еллары башланды», — диде җиңүчеләрне билгеләгән Әдәбият академиясе рәисе Дмитрий Бак.