Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга 31 декабрьдә ял итәргә тәкъдим итте
![Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга 31 декабрьдә ял итәргә тәкъдим итте](https://tatar-inform.tatar/attachments/3a42f9cbbc1d3b4b4d694dab98d37f9eea7863fc/store/fill/780/440/4e1353b15f8ca6249c41dbe2127946f82f0de10f0a8d04abbb967631e51b/VVS_0770-01.jpeg)
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципалитетларга 28 декабрьдә шимбә көнне эш көне итү хисабына, 31 декабрьне ял көне итәргә тәкъдим итте. Бу хакта ул республиканың муниципаль берәмлекләр Советы съездында әйтте.
«Сез 31 декабрь ял көне дип әйттегез. Әмма бу шимбә, 28 декабрь хисабына. Шундый ук документларның муниципаль дәрәҗәдә кабул ителүен теләр идем», — диде Миңнеханов.
Ул очрашуда катнашучыларны татар телендә Яңа ел белән котлады һәм уңышлар теләде.
Бүген иртән Рөстәм Миңнеханов 31 декабрьдә Татарстанда ял көне булачагын игълан итте. Яңа ел алдыннан ул үзенең Instagram сәхифәсендә 31 декабрьдәге эш көнен 28 декабрьгә күчерү турында хәбәр итте.
Аннары Казан Кремле 31 декабрьдә кем ял итәчәген аңлатты. Татарстан Президентының Яңа ел алдыннан ял көне турындагы боерыгы дәүләт хезмәткәрләренә кагыла, ә калганнарга бу көнне эш көне түгел дип игълан итәргә тәкъдим ителде.