Казан үзәгендә иномарка өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән
![Казан үзәгендә иномарка өлкән яшьтәге хатын-кызны бәрдергән](https://tatar-inform.tatar/attachments/561610f2b9274faa7b40283b563c9695ed775996/store/fill/780/440/1b8d90a3b8fc36fd90ed21145b02bc207bdc1cab86586b1b443996bde5fc/Still1219_00005.jpg)
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казан үзәгендә чит ил машинасы 79 яшьлек хатын-кызны бәрдергән. Бу хакта «Татар-информ»га шәһәр автоинспекциясендә сөйләделәр.
Бүген иртәнге сәгать тугызларда Гоголь һәм Карл Маркс урамнары чатында өлкән яшьтәге хатын-кыз «КИА» көпчәге астына эләгә.
Юл-транспорт һәлакәте шаһитлары сүзләренә караганда, пенсионер ханым юлны светофорда кызыл ут янганда чыгарга җыенган, ә иномарка йөртүчесе кинәт барлыкка килгән җәяүлене бәрдермәс өчен туктап өлгерә алмаган.
«Авариядә хатын-кыз умрау сөяген сындырган һәм аяклары сыдырылган. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаттылар», - диделәр ЮХИДИдә.