Әлмәт «Рухият» фонды үзенең яңа китапларын тәкъдим итте
(Әлмәт, 19 декабрь, «Татар-информ»). Әлмәттә «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы ярдәмендә чыгарылган китапларны тәкъдим иттеләр. Бу турыда Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре сайтында хәбәр ителә.
Быел «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият» программасы ярдәмендә ун китап нәшер ителде.
Кичәдә Лилия Фәттахованың татар телендә язылган хикәяләре китабын, Азнакайдан шагыйрә Алинә Хисамиеваның шигырьләр җыентыгын, Дамир Гарифуллинның рубаи җыентыгын, Борис Вайнер һәм Фәйрүзә Мөслимованың балалар өчен иллюстрацияле басмаларын, шулай ук Саҗидә Сөләйманова һәм Гамил Авзал иҗатына багышланган ике аудиокитапны тәкъдим иттеләр.