Түбән Кама шәһәрендә сигез чыршы мәйданчыгы эшләячәк
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ») Түбән Камада Яңа ел бәйрәменә әзерлек бара. Быел шәһәр җирлегендә барлыгы сигез чыршы мәйданчыгы эшләячәк. Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Җирле үзидарә советлары бәйрәмгә иң яхшы бизәлгән ишегалды конкурсын, «Яңа елга иң матур бизәлгән ишек» һәм «Күршеләрне Яңа ел белән иң матур котлау» номинацияләрен гамәлгә куйган.
Сүз уңаеннан, Түбән Кама кешеләре үз подъездларын бизи башлаган.