Рөстәм Миңнеханов: Киләсе елда 50 программага 55 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә
![Рөстәм Миңнеханов: Киләсе елда 50 программага 55 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә](https://tatar-inform.tatar/attachments/92fe304587045f43c8c43074c6c8f90143d3430a/store/crop/2/0/748/420/780/440/3ee650c0b8a2641a464e16b98002faef1c4c9aa173052429acc8ed595382/099.jpg)
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елда Татарстанда 50 дәүләт программасын гамәлгә ашыру өчен 55 млрд сум акча бүлеп бирү ниятләнә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Корстон» да ТР Муниципаль берәмлекләре советының XIV съезды утырышында әйтте.
«Күп кенә сораулар республика программалары кысаларында хәл ителә. Алар 40 иде. Быел бу максатларга 40 млрд сумнан артык акча юнәлдерелде. Юл хуҗалыгы өлкәсендә, федераль трассалар өчен федераль акчаны исәпкә алмыйча, 35 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелде. Республика программаларын дәвам иттерәбез», — диде Президент.
Ул, икътисад үсеше, федераль органнар белән тыгыз хезмәттәшлек муниципаль берәмлекләр үсешендә күп кенә сорауларны уңышлы хәл итәргә булышканын билгеләп узды. «Территорияләрдәге бурычлар хәл ителүгә 12 өстенлекле юнәлеш буенча илкүләм проектлар да тәэсир итә. Алар кысаларында Татарстан 49 федераль проектта катнаша», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент 2019 ел уңышлы булуында хакимият органнарының бердәм эш нәтиҗәсе роле зур булуын билгеләп узды. Моның өчен делегатларга рәхмәтен белдерде. Күп кенә сорауларның уңышлы хәл ителүе ил җитәкчелегенең ярдәме хисабына ирешелүен билгеләп узды. РФ Президенты Владимир Путинның узган атнада быел дүртенче тапкыр килгәнен искәртте.
Рөстәм Миңнеханов 2020 ел вакыйгаларга бай булачагын искә төшерде. ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы… «Бу вакыйгалар Хөкүмәт, парламент, җирле үзидарә органнарының бердәм эшен сорый. Алар ветераннарны хөрмәтләүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Без аңларга тиеш: бүген ирешелгәннәр — ветераннар салган фундамент», — диде. Президент тарихны чагылдырган экспозицияләр һәркайда булырга тиешлеген әйтте.
«Без тарихны белергә тиеш. Районарда, торак пунктларда кызыклы мәгълүмат күп. Бу эшкә яшьләрне актив җәлеп итү кирәк», — диде. Миңнеханов Бөтенроссия халык санын алу чарасы да узачагын искәртте. «Безнең бурыч — тыныч мохиттә барлык кирәкле аңлату эшләрен уздыру, бөтен ресурсларны эшкә җигү. Октябрьдә халык исәбен алу башлангач түгел, бу эшләрне бүген үк башларга кирәк. Бу системалы эш», — диде.