Владимир Путин: Милли байлык фонды бер ел эчендә ике тапкыр диярлек артты
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиянең Милли байлык фонды бер ел эчендә ике тапкыр диярлек арткан. РФ Президенты Владимир Путин бүген матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Милли байлык фондына килгәндә, ул быел, дөрестән дә, ике тапкыр диярлек артты. Бу – бик яхшы күрсәткеч», - диде дәүләт башлыгы.
Путин искәртеп үткәнчә, Милли байлык фонды акчаларының 20 проценты — икътисадта, шул исәптән 8 проценты зур инфраструктура проектларына сарыф ителгән. Мисал өчен, Россия тимер юллары өчен күчмә состав сатып алынган.