Владимир Путин: Киләсе елда инфляция өч процентка кимер дип көтелә
![Владимир Путин: Киләсе елда инфляция өч процентка кимер дип көтелә](https://tatar-inform.tatar/attachments/4a2b240381305ec1b36cd8d86a032bfdb2ffa9da/store/crop/2/0/748/420/780/440/0f4ff0967459ffc5400c6990696c0b030e7122a3a2cf6995cb320bace054/096.jpg)
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Россиядә еллык инфляция 3,25 процентка тигез. Бу хакта соңгы мәгълүматка нигезләнеп Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә зур матбугат конференциясендә хәбәр итте.
«Бу — безнең өчен яхшы яхшы күрсәткеч. Киләсе елның башында инфляция өч процентка якынаерга мөмкин. Инфляциядән күрыкмыйбыз. Безнеңчә, аны таргетларга һәм киметергә кирәк, чөнки инфляция үсеше гражданнарның реаль керемнәре кимүен аңлата», — ди Путин.
Ил башлыгы әйтүенчә, инфляция — ул бәяләрнең үсүе, ә без моны теләмибез. Бу — икътисади үсешне тәэмин итүче фундаменталь макроикътисади шартларның берсе. Инфляцияне көтү инвестицион процессны өзә. Әмма безнең бу өлкәдә күрсәткечләребез яхшы. Россия — финанс һәм бюджет системасының торышы буенча формалашып килүче базарлар арасында лидерларның берсе.