Казанда Альбина Шаһиморатованың опера үзәге ачылган
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Альбина Шаһиморатова Казанда опера үзәге ачкан. Бу хакта Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры җитәкчесе, дирижер Александр Сладковский үзенең Инстаграм битендә хәбәр итә.
«Бүген без тарихи вакыйгада катнашабыз — Казанда Альбина Шаһиморатованың опера үзәген ачабыз. Зур театрның Яшьләр программасы, Мария театрының яшь опера җырчылары академиясе белән беррәттән, Казанда яшь опера җырчылары өчен шундый мөмкинчелек булдырылуы белән бик горурланабыз», — дип язган ул.
Фотолардан күренгәнчә, опера үзәген ачуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашкан.