Ютазы районы авылларында яшь гаиләләргә торак төзеләчәк
![Ютазы районы авылларында яшь гаиләләргә торак төзеләчәк](https://tatar-inform.tatar/attachments/8541f8cd51ccac6439b7f6a9037bedc0cd6ea2ec/store/fill/780/440/22dc23c2517fc14f0995efa93a76924c168b07963a9e3ffc3d5958aa4f61/158.jpg)
(Ютазы, 24 декабрь, «Татар-информ», «Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Дүшәмбе иртәсендә Ютазы район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин рәислегендә узган планеркада районның тормыш эшчәнлегенә кагылышлы берничә мөһим сорау тикшерелде. Авылларда торак төзергә ниятлиләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Киңәшмәдә 2020 елда гамәлгә керәчәк авылда яшәүче яшь гаиләләргә ташламалы ипотека буенча торак юнәтү хокукын бирүче республика программасы нигезендә исемлек төзи башлау мөһимлеген әйттеләр.
«Төзекләндерү» предприятиесенә Урыссу тимер юл микрорайонында урамнарны төнлә яктырту белән килеп туган проблеманы оператив рәвештә чишү, шулай ук юллар һәм тротуарларны тәртиптә тоту бурычы бирелде.
2019 елның көзге чакырылыш кампаниясендә Ютазы районыннан 26 ир-егет хәрби хезмәткә алынырга тиеш булса, бу план үтәлгән. Шул ук вакытта билгеле сәбәпләр аркасында республика буенча планны үтәүдә барлыкка килгән проблемалар аркасында безнең районга өстәмә йөкләмә — тагын ике кешене солдатка озату бурыч итеп куелган.
Моннан тыш, район авыл хуҗалыгы коллективларында хезмәт куючы белгечләргә торак төзү программасында да катнашу хокукына ия булган.
2019 елда башкарылган эш күләме турында хисап ясаган Димтамак авыл җирлеге башлыгы Илгиз Сәламовка киләсе елга планлаштырылган төзекләндеү чаралары турында тагын бер кат ныклап уйларга тәкъдим иткән Аяз Шафигуллин, әлеге муниципаль берәмлек башлыгы игътибарын үз территориясендә урнашкан фермер хуҗалыклары белән үзара хезмәттәшлекне ныгыту мөһимлегенә җәлеп итте.