Рөстәм Миңнеханов Казанда яшәүче унбер яшьлек Әмирханның хыялын тормышка ашырачак
![Рөстәм Миңнеханов Казанда яшәүче унбер яшьлек Әмирханның хыялын тормышка ашырачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/ae4a85946db41e9df39b66980e42c5a990c5ea4a/store/fill/780/440/b23a94a8a72ff50306954a48a32776cb027ef1af009a09c9719cf62ee2ed/view_6024659_4340618.jpg)
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе уза. Анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Аңа Казанда яшәүче унбер яшьлек Әмирхан Садыйков открыткасы эләкте. Әмирхан апасы белән вертолетта очарга хыяллана.
Хәйрия акциясендә, шулай ук, республика парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты. Ул җиде яшьлек Әмир Фәйзрахмановка «Лиллабу» сериясеннән тимер юл һәм поезд бүләк итәргә тиеш булачак. ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та үз өлешен кертте. Аңа 17 яшьлек малай махсус ноутбук сораган открытка эләкте.
«Теләкләр чыршысы» бөтенроссия акциясе «Мечтай со мной» проекты тарафыннан оештырылган. Проект җитәкчесе Тимур Сафин «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләгәнчә, чыршыда матди һәм матди булмаган теләкләр язылган. Анда инвалид балалар, куркыныч шартларда яшәүчеләр, ятим балалар, аз керемле гаиләләрдә үсүче балаларның теләкләре урын алган.
«Быел бөтен илдә 7,5 мең теләк, Татарстанда 200 гә якын. Барлыгы ике чара планлаштырыла. Дәүләт Советында һәм «Пирамида»да «Ел җитәкчесе» тантанасында булачак. Теләге булган һәркем балаларның теләген тормышка ашыра алачак», — диде Тимур Сафин.