Синоптиклар Татарстанда көчле бозлавык турында кисәтә
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Татарстан территориясендә һәм Казанда юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә. Төнлә республиканың төньяк районнарында бозлавык булырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
«Татар-информ» элек Татарстанда атна ахырына кадәр уртача салкын һава торышы урнашачагын хәбәр иткән иде. Шулай ук 25 декабрьдә һава температурасы төнлә 7дән 12 градуска һәм көндез 4тән 9 градуска кадәр салкын булачак.