Миңнеханов: Яшьләрне авылда уңайлы торак мохите һәм югары хезмәт хакы тотачак
(Казан, 24 декабрь, «Татар-информ»). Журналистлар белән традицион Яңа ел алды очрашуында Татарстан Президенты авылларда дәүләт программаларының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде.
«Республикада гамәлгә ашырыла торган программаларны алсак, аларның күбесе безнең авылларга да кагыла. Шул ук урта мәктәпләр, балалар бакчалары, юллар, урамнарны яктырту, су белән тәэмин итү — болар барысы да авылда да эшләнә», — диде Рөстәм Миңнеханов.
Президент яшьләрне авылда калдыру өчен социаль мәсьәләләрне генә хәл итеп калмыйча, бизнесны үстерү өчен уңайлы шартлар, югары хезмәт хакы булган эш урыннары булдырырга кирәк, дип искәртте.
«Әгәр кешенең һөнәре, шөгыле бар икән, ул шуның белән акча эшли башлаячак, ул беркая да китмәячәк. Авылда юл, газ, су булса, ул шәһәргә ашкынмаячак. Авылда аның үз-үзен күрсәтү мөмкинлеге күбрәк булачак», - диде республика Президенты.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов югары уку йортларын тәмамлаган яшь белгечләргә грантлар һәм авылда аларны торак белән тәэмин итү темасын да кузгатты.
«Тырыш кешеләр, үз эшләрен башлап җибәргән фермерлар, эшмәкәрләр бар. Аларның да проблемалары җитәрлек. Алар тырышалар, үз юлларын табалар һәм бервакытта да зарланмыйлар», — диде Татарстан Президенты.