Татарстанның иң яхшы ветеринары: Эшемнең нәтиҗәсе - бик күп коткарылган нәни бозаулар
(Казан, 25 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Шәйхлисламова). Татарстанда «Иң яхшы ветеринар» номинациясендә җиңүче Питрәч районыннан Мансур Сафин эшенең нәтиҗәсе коткарылган нәни бозаулар булуын әйтте. Бу хакта ул Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында конкурсыннан соң «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
«Эшемнең нәтиҗәсе — бик күп коткарылган гомерләр, бигрәк тә нәни бозаулар гомере. Бозаулар туганда вакытында грамоталы белгечкә эләксә, исән кала. Дөрес, бөтенесен дә исән калдырып булмый, ләкин 80 проценты белгечнең квалификациясеннән тора», — диде Мансур Сафин.
Мансур Сафин ветеринар табибы булып 1995 елдан бирле эшли. «Агросәнәгать комплексының иң яхшы белгече» бәйгесендә 3 ел дәвамында катнашкан, быел җиңүгә ирешкән. «Быел җиңү өчен бөтен көчне куярга туры килде. Миңа җиңәргә тәҗрибә һәм белем ярдәм итте», — диде ул.