Казанда яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе быел соңгы мәртәбә үткәрелә
![Казанда яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе быел соңгы мәртәбә үткәрелә](https://tatar-inform.tatar/attachments/8de4f2a9a08e35664d8d7f5d343a2ca10c59d752/store/fill/780/440/734e0165676d3ccf0f1c72907a54e391f0d6f332e14031c6e9dee3cd888a/206.jpg)
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 28 декабрьдә Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә, Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләре узачак. Бу турыдаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә.
Ярминкәләрдә шәһәр халкына Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык продукциясе, үлчәүле сөт, май, йомырка, бал, шикәр комы, ярмалар һәм башка фермер продукциясе кулай бәядән тәкъдим ителә.
Бу атнада кунакларны эре ярминкә мәйданчыкларында яңа ел алды концерт программасы көтә, бәйрәм өстәленә күркә, каз, үрдәк һәм Татарстан фермерларының башка продуктларын сатып алырга мөмкин булачак. Ярминкә быел егерменче мәртәбә үткәрелә һәм ул соңгысы.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләренең адреслары һәм урыннары белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында танышырга мөмкин, шулай ук фермерларның һәм сатып алучыларның эшен җиңеләйтү өчен Электрон ярминкә мәйданчыгы эшли, аның адресы: yarmarka16.ru.
Пенсионерларны барлык ярминкә мәйданчыкларында кайнар чәй һәм әле генә пешкән хуш исле камыр ризыклары белән сыйлыйлар, ә Мәскәү районында зур казанда пылау пешерелә. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчеләре шимбә көнне Казан ярминкәләренә шәхсән үзләре тикшерергә чыга.