«Салават күпере»ндә «Дуслар» балалар бакчасы ачылды
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Казан шәһәре Киров районының «Салават Күпере» микрорайонында 132нче номерлы «Дуслар» балалар бакчасы ачылды. Ул 220 урынга исәпләнгән, шуларның 120се ясле яшендәге балалар өчен каралган. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар бакчасы «Демография» милли проекты кысаларында төзелде. Балаларны һәм ата-аналарны өй туе белән Казан шәһәренең Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Сергей Миронов котлады.
Ачылыш тантанасында төзүчеләр, педагоглар, ата-аналар һәм балалар катнашты. Кунаклар өчен бәйрәм концерты оештырылды. Ә сабыйларны тагын бер сюрприз — бәйрәм торты көтә иде.