Шойгу 31 декабрьне Россия армиясенә ял көне ясады
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Россия оборона министры армия генералы Сергей Шойгу 2019 елның 31 декабрен РФ Кораллы Көчләрендә ял көне дип игълан итте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
«Елның шактый киеренке төгәлләнүен исәпкә алып һәм елны уңышлы тәмамлау өчен, без 31 декабрь эш көнен, шимбә көнгә күчерү турында карар кабул иттек», — дип белдерде хәрби ведомство җитәкчесе селектор киңәшмәсендә.
Шойгу Генераль штаб начальнигы армия генералы Валерий Герасимовка үз боерыгын Кораллы көчләрнең барлык бүлекләренә һәм бүлекчәләренә җиткерергә кушты.
Үтәлешне Россия Федерациясе оборона идарәсе Милли үзәге контрольдә тотарга тиеш булачак.