Новосибирск шәһәрендә чат татарлары тарихын мәңгеләштерү буенча зур эш алып барыла
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 2018 елдан башлап хәзерге вакытка кадәр Новосибирск шәһәрендә чат татарлары тарихын мәңгеләштерү буенча зур эш алып барыла. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
«Новосибирск өлкәсенең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасының эш төркеме «Мәдәни-тарихи мирас: истә калырлык итеп сакларбыз» проектын гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантын отты.
«Мәдәни-тарихи мирас: истә калырлык итеп сакларбыз» проектын әзерләү һәм гамәлгә ашыру барышында түбәндәге чаралар үткәрелде: «Чат шәһәрчеге» истәлекле урын эскизы эшләнде, мәгълүмат стендлары, агач таган, учак ясау һәм урнаштыру буенча подрядчиклар белән килешүләр төзелде. Хәзер Чат шәһәрлеге, чат татарлары мәдәнияте һәм тарихы турында мәгълүмат, стендлар өчен фотолар җыю һәм системалаштыру бара.
Эшләр 2020 елның язында яхшы һава шартлары булганда башланачак. Грант акчалары барлык чыгымнарны капламый һәм объектның планы нигезендә алга таба эшләрне гамәлгә ашыру өчен өстәмә финанслау таләп ителә. Истәлекле урынны тулысынча тапшырганнан соң рәсми тантаналы ачу үткәреләчәк, шулай ук объект Новосибирск шәһәренең экскурсия маршрутына кертеләчәк, диелгән хәбәрдә.
«Чат шәһәрлеге» истәлекле урынын булдыру нәтиҗәсендә Новосибирск өлкәсенең төп халкының — чат татарларының тарихи мирасын саклап калачакбыз. Шәһәр халкы һәм кунаклары XVI–XVII гасырларда хәзерге Новосибирск шәһәре территориясендә Чат шәһәрлеге булуын беләчәк, шулай ук җирле халыкның — чат татарларының тарихы һәм мәдәнияте белән танышачак, диелгән хәбәрдә.