Рафис Борһанов «Абилимпикс» илкүләм чемпионаты җиңүчеләренә рәхмәт әйтте
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Казанда Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов «Абилимпикс» V илкүләм чемпионатында җиңүчеләр һәм призерлар белән очрашты. Мәгариф һәм фән министры чарада катнашучыларга ярышларда лаеклы чыгыш ясаулары өчен рәхмәт әйтте.
«Мәскәүдән соң икенче урын — безнең өчен бик яхшы нәтиҗә, дип саныйм. Барыгызга да бергә «Абилимпикс» хәрәкәтен киңәйтүебез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Татарстан катнашучылары саны, шулай ук компетенцияләр саны да елдан-ел арта. Бу нәкъ менә шуңа юнәлтелгән, — диде Рафис Борһанов. Министр илкүләм чемпионатта республика җыелма командасын 43 компетенциядә 90 конкурсант тәкъдим итте, узган ел — 23 юнәлештә диде.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Татарстан, 32 компетенциядә 54 медаль яулап, икенче гомумкоманда урынын яулады. 2018 елда республика җыелма командасы, 19 медаль алып, өченче урынга лаек булды, дип искәртте Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.
«Бу ярышларда иң мөһиме — алга таба эшкә урнашу, эш бирүчеләргә үз мөмкинлекләреңне тәкъдим итү. Илкүләм чемпионатның барлык финалистлары, кагыйдә буларак, тормышта бик тиз үз урыннарын таба, лаеклы хезмәт хакы ала», — диде ул.
Рафис Борһанов шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов адресына рәхмәт әйтте, ул икенче ел рәттән «Абилимпикс» илкүләм чемпионатында җиңүчеләр өчен премияләр бүлеп бирә. Мәсәлән, беренче урын ияләре 150 мең сум ала.