Быел Айрат Хәйруллин сайлаучыларның алты йөздән артык мәсьәләсен караган
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 24 декабрьдә 2019 елда төбәк атналыгы кысаларында Дәүләт Думасы депутаты Нурлат һәм Зәй районнарында халыкны кабул итте. Аларга Нурлат районыннан алты кеше һәм Зәйдән ике кеше төрле сораулар белән мөрәҗәгать итте.
Нурлат районы сайлаучылары ташламалар, яшәү өчен кирәкле дарулар буенча, телевизор сатып алуда, зиратларны төзекләндерүдә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать иткән. Зәй районында яшәүчеләр авыл юлларын төзекләндерү мәсьәләләре борчуын сөйләгән. Барлык сораулар буенча беренчел аңлатмалар бирелгән һәм алар буенча эшли башлаячаклар.
2019 ел нәтиҗәләре буенча, төбәк атналары вакытында депутат 45 кабул итү уздырган. Анда Түбән Кама округының ун муниципаль районы сайлаучыларының 382 мөрәҗәгате кабул ителгән. Моннан тыш, кабул итүдән тыш мөрәҗәгать ителгән 240 мәсьәлә каралды, диде Айрат Хәйруллин.
«Дәүләт Думасы депутатлары сайлаучылар белән аралашканда закон кысаларында мәсьәләләрне карарга тиеш булуга карамастан, кабул итүләрдә төрле проблемалар белән мөрәҗәгать итәләр. Бер генә сорау да игътибарсыз калмый. Кагыйдә буларак, аларның күпчелеге — муниципаль дәрәҗәдә һәм район җитәкчелегенең актив катнашуы нәтиҗәсендә хәл ителә. Өстәмә белешмәләр җыярга кирәк булган сораулар да аз түгел, кайберәүләр буенча депутат таләпләре әзерләнә, соңрак без проблемаларны хәл итү барышы турында хәбәр итәбез», — диде парламентарий.