Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Декабрь
2019

Әтнә театры 100 елдан соң дөнья классикасы чыгара башлады

0

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театры Мольер әсәренең театр сәхнәсендә беренче чиратта үзен сынап карау һәм артистларны үстерү өчен куелуын әйтә. Театр Ж.-Б. Мольерның «Мещанин во дворянстве» комедиясе буенча «Көрәктән — сәнәк» спектаклен чыгарды. Премьерада «Татар-информ» хәбәрчесе дә булды.

Спектакльне кырымтатар режиссеры Ринат Бекташев сәхнәләштергән. Куючы рәссам да ул үзе. Композитор — Юрий Федоров. Ут куючы рәссам — Илшат Сәяхов. Әсәрне татарчага Татарстанның атказанган артисты Марат Хәбибуллин тәрҗемә иткән.

Әсәрнең төп каһарманы Журден үзен югары катлам вәкиле итеп танытырга тырыша. Кызын да югары катлам вәкиленә кияүгә бирергә тели. Шаһзадә дип тәкъдим ителгәч ул кызын колагы ишетмәгән утраудан килүчегә дә бирергә риза. Кызын сөйгән Клеонтка Журденны алдау өчен утрау шаһзадәсе булып киенергә туры килә.

«Безнең театр халык театры булган чагында да беркайчан да чит ил классикасын куймаган. Нигәдер Гомәр абый Мәрдәнов чил ил драматургиясе белән эшләмәгән. Театрда 100 елдан соң гына Мольер барлыкка килде», — ди спектакльдә баш рольне уйганан Марат Хәбибуллин. Ул үзенә чакырылган режиссер белән эшләве уңайлы булуын әйтә.

Театрда беренче тапкыр чит ил классикасы буларак Морис Метерлинкның «Бәхет кошы» әсәренә нигезләнеп балалар спектакле куелган иде. Аны балалар катнашында театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев куйды. «Көрәктән — сәнәк» спектакле — Әтнә татар дәүләт театрының өлкәннәр өчен куелган беренче дөнья классикасы әсәре.

Театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев фикеренчә, әле труппа яшь, алга таба классик әсәрләр булырга да мөмкин. «Классикага алыныр өчен артистларның нык басып торулары кирәк. Бу спектакльне чыгару җиңел булмады. Ниндидер эчке каршылык бар иде. Булган шартларны искә алып бәяләнгәндә аларның бу эше — батырлык», — диде ул.

«Хәзер бит күпме кеше нәсел тамырларын морзаларга, ханнарга тоташтырып бетерде. Бу яктан караганда да, бу спектакль бүгенге көн өчен бик актуаль инде, шул исәптән, татар тамашачысы өчен дә», — ди Марат Хәбибуллин.

Театрның бу спектакльне нинди тамашачыга тәкъдим ителәчәге турында әле ачык планнар төзелмәгән. Театр директоры Ленур Зәйнуллин бу спектакльне гастрольләргә алып чыгу мөмкинлеген әйтте. Гастрольләр режиссерның туган ягында — Кырымда да булырга мөмкин.

Бүгенге көндә Әтнә театры яңа ел тамашалары белән мәшгуль.

Татарстанның дәүләт татар театрлары арасыннан Камал театрында һәм Әлмәт театрында Мольер комедияләре бара. Камал театрында — «Дон Жуан», Әлмәт театрында — «Әҗәлгә дәва бар диләр…»





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин рассказал о реализации проектов КРТ в столице





Москва

Яндекс, А.С. Пушкин, Святой Ленин ведут следствие. Настоящая сенсация! 225 лет А.С. Пушкину.


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин заявил о росте инвестиций в Москву из-за импортозамещения



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Андрей Макаревич

Осужденный за срыв концерта Макаревича* служит на СВО с позывным «Макаревич»




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Академия Плющенко требует почти два миллиона со сбежавшей от них юной спортсменки

Поражения Шубенкова и Савлукова, осечка Кнороз и двойной триумф Макаренко: чем запомнился «Мемориал Знаменских»

Медийный баскетбол, киберспорт и турнир ММА: Константин Пухов рассказал о мероприятиях Международного центра бокса (Наташа)


Андрей Ольховский

Экс-теннисист Ольховский: российские теннисисты выступили ниже ожиданий



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Яндекс, А.С. Пушкин, Святой Ленин ведут следствие. Настоящая сенсация! 225 лет А.С. Пушкину.



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России