Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, өчесе имгәнгән
![Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, өчесе имгәнгән](https://tatar-inform.tatar/attachments/3316c185cfd18dd8348e1f41703f429179eb9c6f/store/fill/780/440/6f297f1034d6782aa0e883c924aa12d8e1e86525240623b8954ac9a1bf5d/0147.jpg)
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ», Алексей Новиков). Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелү сәбәпле, бер кеше үлгән, өчесе имгәнгән. Бу турыда юл-транспорт һәлакәте шаһитлары хәбәр итә.
Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт кичә кич Мамадыш-Кукмара юлында булган.
«Форд Мондео» белән тугызынчы модельле «Лада» автомобильләре бәрелешкән. Һәлакәттә бер кешенең гомере өзелгән. Өч кеше имгәнгән. Аларны хастаханәгә озатканнар.