Татарстан таможнясы башлыгы Төньяк Кавказ таможня идарәсен җитәкләячәк
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Федераль таможня хезмәтенең 29 декабрьдә имзаланган боерыгы буенча Татарстан таможнясы җитәкчесе Альберт Мавликов 2020 елның 9 гыйнварыннан Төньяк Кавказ таможня идарәсе башлыгы вазифасына күчереләчәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Татарстан таможня башлыгы вазифаларын башкаручы итеп, Мавликовның беренче урынбасары Геннадий Кальков билгеләнде.
- Альберт Мавликов 1968 елда Казанда туган. Кама политехника институтын, РФ Юстиция министрлыгы каршындагы Халыкара юридик институтны, Идел-Нократ дәүләт хезмәте академиясен, Дистанцион белем алу институтын, Россия таможня академиясенең яңадан әзерләү һәм квалификация күтәрү институтын, шулай ук РФ дәүләт хезмәте системасында коррупциягә каршы торуны хокукый тәэмин итү программасы буенча Россия таможня академиясен тәмамлый.
- Альберт Мавликов таможня органнарында 1995 елдан бирле эшли. Хезмәтне Яр Чаллы таможнясы инспекторы буларак башлый, анда таможня вазифасына кадәр барлык баскычларны узган. 2008 елдан 2019 елга кадәр ул Татарстан таможнясы җитәкчесе булып эшләгән.
- Альберт Мавликов «Таможня хезмәте отличнигы», «Таможня хезмәте ветераны», «Спортны үстерүдәге казанышлары өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», III, II, I дәрәҗә «Таможня органнарында хезмәт өчен» медальләре, «Таможня берлеген ныгыту өчен», «Дмитрий Бибиков», «Фидакарь хезмәт өчен», «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. «Россия Федерациясенең атказанган таможня хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә ия.