Татарстанда чит ил номерлары белән булган 1828 машина йөртүчегә штраф салынган
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Бер ел эчендә Татарстанда ЮХИДИ чит ил номерлары белән булган 1828 машина йөртүчегә штраф салган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Ведомствода Россиядә юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен үтәүдә федераль күзәтчелекне тормышка ашырганда, чит ил номерлары булган автомобиль йөртүчеләренә карата профилактик эш алып барыла, дип сөйләделәр.
2019 елда чит ил билгеләре булган 1828 автомобиль йөртүчесенә карата административ хокук бозулар турындагы эшләр буенча 2320дән артык карар чыгарылган.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны автомат рәвештә теркәү комплексларының эш нәтиҗәләре буенча, ноябрь аенда гына да чит ил номерлары булган 20 машина йөртүчесен җаваплылыкка тартканнар.
«Әлеге категориядә Россиядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен берничә тапкыр бозучылар бар. Әйтик, ноябрьдә Казахстан Республикасы билгеләре белән «Тойота» машина йөртүчесенә 88 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозган өчен 55 мең сум ярымга штраф салынды», — дип сөйләделәр ЮХИДИдә.
Ведомствода искәртүләренчә, чит дәүләтләрнең теркәү билгеләре автомобиль хуҗаларына кагыйдә бозган өчен административ җаваплылыктан котылу мөмкинлеген бирми.