Ташкентта татар рәссамы Фирүзә Алиеваның шәхси күргәзмәсе узды
![Ташкентта татар рәссамы Фирүзә Алиеваның шәхси күргәзмәсе узды](https://tatar-inform.tatar/attachments/253da0b1e56dc87772da16371009eff79f3809dd/store/fill/780/440/f0c946926c2b068936d4d05a00956c4dd52e61996b54953f32f061a1e9fc/0173.jpg)
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдән 18 декабрьгә кадәр Ташкент Фотографияләр йортында Үзбәкстан рәссамнарының иҗат берләшмәсе әгъзасы Фирүзә Алиеваның Master-skaya» (Батик) күргәзмәсе узды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиле Р.Шакиров, Үзбәкстан рәссамнарының иҗади берләшмәсе әгъзалары, рәссамнар, фотографлар, халык-гамәли сәнгать осталары, Ташкент шәһәренең Татар иҗтимагый мәдәни-агарту үзәге активистлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Күргәзмә үз иҗатын ефәк тукымаларда сурәтләгән рәссамның төсләр гаммасын, рәсем ясау техникасын һәм осталыгын күрсәтергә мөмкинлек бирде.