Фәнис Җиһанша татар киносында иң күп төшүче артист дип табылды
(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша татар киносында иң күп төшүче артист буларак бүләкләнде. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.
27 декабрьдә Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында Кинематография өлкәсендә «Алтын тәлинкә» регионара премиясенең I этабы үтте.
Фәнис Җиһаншага бүләкне Россиянең танылган кастинг-директоры Елизавета Шмакова тапшырды. Ел нәтиҗәләре буенча, ул 3 тулы метрлы картинада төшкән: «Кире», «Су Анасы» һәм «Кахексия».