Татарстанның бокс мәктәбендә тәрбияләнүче алты спортчы Бөтенроссия турнирында җиңде
(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан башкаласында Айрат Хаматов призына бокс буенча Бөтенроссия ярышлары тәмамланды. Казан бокс мәктәбенең алты шәкерте Бөтенроссия турниры чемпионнары булды. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Ярышлар ун авырлык категориясендә узды, шуларның алтысында татарстанлылар мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде.
Республика өчен традицион булган турнирда илнең 23 төбәгеннән 122 спортчы катнашты. Татарстан данын барлыгы 25 кеше яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Татарстанның алты боксчысы Россиянең спорт мастеры нормативын үтәде.