Корея кызлары Әтнә районы тормышы белән танышты
![Корея кызлары Әтнә районы тормышы белән танышты](https://tatar-inform.tatar/attachments/f40a25ac6cc68780b6fbd861a6c44217db2e4274/store/fill/780/440/23e6cf37e80480bf7b881478cd19916f7926b266493e480d4a725e78476f/0131.jpg)
(Әтнә, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Әтнә таңы»). Корея кызлары Әтнә тормышы, көнкүреше белән танышу өчен кунакка килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Шунысы кызык, аларның берсе — студент, икесе әле мәктәптә генә укый. Ә инде, инглиз телен дә алай оста белмәгән һәм урыс телен гомумән диярлек белмәгән хәлдә, чит илгә аяк басулары, алай гына да түгел, татарлар белән танышырга теләп Олы Әтнәгә килүләре — гаҗәпләнерлек хәл.
Олы Әтнәдә аларга ярдәм кулы сузучы, гид ролен үтәүче Гөлшат Марс кызы булды. Аларны Әтнәнең Туган як музее белән таныштырды, Олы Әтнә мәктәбенә алып менде. Моңа алардан да бигрәк укучылар шатланды бугай. Инглиз телендә дә, хәтта компьютердагы «тәрҗемә» программасы аша да аңлашырга тырыштылар. Әмәлен таптылар, телефон номерларын алыштылар.