«Татар-информ»да «Манзара» спорт-музыкаль премияләрен тапшыру турында сөйләшәчәкләр
![«Татар-информ»да «Манзара» спорт-музыкаль премияләрен тапшыру турында сөйләшәчәкләр](https://tatar-inform.tatar/attachments/f87b6d79c6eb3cfea2747d37becb6b09ef6ca190/store/fill/780/440/627efae38ca04d709d4392bdf64f4c809ecee0ef09bc457ecd2cc7d58189/0124.jpg)
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Бүген, 13 гыйнварда, 14:00 сәгатьтә «Татар-информ»да «Манзара» спорт-музыкаль премияләрен тапшыруга багышланган матбугат конференциясе булачак.
Чарада Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, «Манзара» проекты җитәкчесе, продюсер Айдар Шәймәрдәнов, Көрәш буенча Россия чемпионы, «Манзара — 2018» премиясе иясе Раил Нургалиев, Көрәш буенча Россия чемпионы, «Манзара — 2019» премиясе иясе Муса Галләмов, ярышларның баш хөкемдары Фәрит Шәйхетдинов катнашачак.
«Татар-информ» сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.
Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru