«Чародеев» һәм «Приключения Электроника» фильмнарын төшергән режиссер вафат
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). «Приключения Электроника» һәм «Чародеев» кебек танылган картиналар төшергән кинорежиссер Константин Бромберг 81нче яшендә вафат булган. Бу хакта «Интерфакс» режиссер һәм сценарист Михаил Идовка сылтама белән хәбәр итә.
«Бромбергның 10 гыйнварда Детройтта үлүе билгеле булды. Идов мәгълүматы буенча, ул 1990 нчы еллардан бирле анда яшәгән, әмма инде кино белән шөгыльләнмәгән», диелә басмада.
Константин Бромберг 1939 елның 17 октябрендә Харьковта туган. 1965 елда ул Бөтенроссия дәүләт кинематография институтының сценарий факультетын тәмамлый һәм «Экран» иҗат берләшмәсенең балалар һәм яшүсмерләр телефильмнары студиясенең режиссеры, сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый.
«Приключения Электроника» (1980) һәм «Чародеев» (1982) фильмнарыннан тыш, ул «Длинный день Кольки Павлюкова»ны төшергән, ул 1968 елда экранга чыккан. «Был настоящим трубачом» (1973) һәм «У меня есть лев» (1975) фильмнарын да экранга чыгарган. Шулай ук Константин Бромберг 1989 елда чыккан «Ералаш»ның берничә чыгарылышының режиссеры булган.
Константин Бромберг 1982 елда әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә СССР Дәүләт премиясе лауреаты булган. Ул аны Е. Велтистов әсәрләре мотивлары буенча «Приключения Электроника» фильмын куйган өчен алган.