Россия халкы яшенә карамастан югары технологияле медицина ярдәме алачак
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Россиядә югары технологияле медицина ярдәме алу мөмкинлеге яшькә бәйле булмаячак. Бу хакта «Известия» РФ Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән.
Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 20 декабрендә «гериатрия» профиле буенча медицина ярдәме күрсәтү тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары мәгълүматлары буенча, шул ук вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгы өлкән пациентларга күрсәтелергә мөмкин булган хезмәтләр исемлегеннән югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүне алган. Әмма бүген, 13 гыйнварда, ведомствоның матбугат хезмәте әлеге хәбәрләрне кире какты.
«Пациент яше нигезендә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү өчен чикләүләр каралмаган. Шул рәвешле, РФ барлык гражданнарына, шул исәптән картлык астениясеннән интегүче пациентларга да, югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелергә мөмкин», — дип аңлаттылар «Известия» гә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Югары технологияле медицина ярдәме төрләре исемлеге башка документ — гражданнарга 2020 елга, шулай ук 2021-2022 елларның планлы чорына түләүсез медицина ярдәме күрсәтү дәүләт гарантияләре программасы белән җайга салынуы ачыкланды.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа боерыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы классификациясе һәм геронтология койкаларына ихтыяҗлар нигезендә «өлкән яшьтәге һәм картлык яшендәге пациентлар» категориясен ачыклый. Әлеге документ кысаларында гериатрик үзәкләр төзү каралган, шулай ук госпитализациягә күрсәтмәләр исемлеге күрсәтелгән.
Россиядә «Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» программасы кысаларында өлкән яшьтәге гражданнар өчен медицина ярдәме алу мөмкинлеген гадиләштерү планлаштырыла. Бу проектта гомерне озайту, актив яшәү рәвеше, шулай ук өлкән кешеләрне һәм инвалидларны озак вакыт тәрбияләү системасын булдыру каралган.