Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Январь
2020

Фәрит Мөхәммәтшин: Илебездә матбугат бай тарихлы һәм күп гасырлык традицияләргә ия

0
Фәрит Мөхәммәтшин: Илебездә матбугат бай тарихлы һәм күп гасырлык традицияләргә ия

(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар, газета-журнал редакцияләре хезмәткәрләре, полиграфистлар, ветераннар һәм яшь каләм әһелләрен һөнәри бәйрәмнәре — Россия матбугат көне белән котлады. Бу хакта Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Илебездә матбугат бай тарихлы һәм күп гасырлык традицияләргә ия. Безнең матбугат битләрендә ил һәм аның төбәкләре тормышындагы төп вакыйгалар гына түгел, ә төрле чорларның рухы да урын алган. Публицистикада һәрвакыт битараф булмаган, иҗади, үз эшенең мөһимлеген аңлаган, һәр әйтелгән сүз өчен җаваплы кешеләр эшләде. XXI гасыр журналистикасы электрон форматка һәм телевидениегә күчүгә карамастан, газета-журналларның кәгазь версияләреннән акрынлап читләшсә дә, безнең күп кенә ватандашларыбыз элеккечә нәкъ менә басма сүзгә өстенлек бирә, традицион җитди басмаларны укый.

Яңа ел республика өчен дә, тулаем ил өчен дә әһәмиятле вакыйгаларга бай булачак. Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы (1941-1945 еллар) билгеләп үтеләчәк, күпсанлы спорт һәм иҗтимагый чаралар, халыкара форумнар һәм конференцияләр узачак. 2020нче ел — шулай ук сайлаулар елы да. Татарстан халкы үзенең Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлаячак. Җәмгыять сездән әлеге вакыйгаларны яктырткан кызыклы, сыйфатлы материаллар көтә.

ТАССР юбилеен бәйрәм итүне аеруча билгеләп үтәсем килә. Ул –республикабыз үсешенең тулы бер гасырлык чорын төрле яклап бәяләүгә, Татарстанның тарихи-сәяси, хезмәт һәм иҗат елъязмасының хаксызга онытылган исемнәрен халыкка җиткерүгә көчле мәгълүмати җирлек булып тора. Катлаулы, әмма, һичшиксез тирән эз калдырган ул елларда булган әһәмиятле вакыйгаларның, эшләрнең күбесе белән без бүген дә хаклы рәвештә горурланабыз. Халкыбызның искиткеч күтәренке рухы, хезмәттәге һәм сугыштагы батырлыклары, югары гуманистик идеаллар өчен барысын да корбан итәргә әзер булулары турында сөйләргә, күрсәтергә, инандырырга кирәк… Чөнки узган уңышларда — киләчәк җиңүләрнең нигезе. Монда сезнең төп максатыгыз — ватанпәрвәрлек, гражданлык һәм битарафсызлык хисен булдыру, кече һәм зур Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту. Бу исә 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу алдыннан аеруча актуаль мәсьәлә.

Кадерле дуслар! Тагын бер кат бәйрәм белән котлыйм. Сезгә яңа кызыклы проектлар, тирән эчтәлекле бай материаллар һәм иҗади куәт, күтәренке рух һәм исәнлек-саулык телим», — диелгән Дәүләт Советы Рәисе котлавында.





Губернаторы России
Москва

Собянин сообщил о планах благоустройства территорий школ и детских садов





Москва

«Этот День России»: в госпитале Бурденко прошёл благотворительный концерт для раненых ребят


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: В этом году к проекту «Открой#Моспром» присоединился один миллион человек



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Джиган

"Как в раю": Джиган и Самойлова исполнили мечту знаменитой "диско-бабушки" из Коми




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Роман Костомаров поучаствовал в боксерской тренировке в Москве

Спортсмен Росгвардии занял второе место в личном многоборье на Играх БРИКС

Школьник из Ставрополя пробился в финал международного турнира по шахматам


WTA

«ITF решила пойти по пути WTA и ATP, которые давно допускают россиян» — Янчук



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Новости 24 часа

Автопробег в честь Дня России прошел в Ленинском округе



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России