Түбән Кама сәнәгать зонасындагы складта иртән 300 кв.метрга җәелгән янгын сүндерелде
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама сәнәгать зонасындагы складта иртән янгын чыккан, бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген 6.24 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына склад бинасында янгын турында хәбәр килде.
4 минуттан соң 33нче номерлы янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре урында иде. Склад эчендә шул ук бинада җитештерелгән агач поддоннар януы ачыкланган.
7.10 сәгатьтә янгын сүндерелде. 280 квадрат метр мәйданда поддоннар янган.