Казанда Алексеевск спортчылары һәм тренерлары бүләкләнде
(Алексеевск, 13 гыйнвар, «Татар-информ», «Таң», Ирина Монина). «Ак барс» Көрәш сараенда 2019 ел йомгаклары буенча билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы иң яхшы спортчыларын, судьяларын, тренерларын һәм командаларын (районнарын) бүләкләү тантанасы узды. 2019 ел нәтиҗәләре буенча Алексеевск районы иң яхшысы булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Татарстан Республикасында спорт казанышлары һәм билбау көрәшен үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Алексеевск районы спортчылары Тимур Латыйповка (1 урын Дөнья чемпионаты), Габдеҗәлил Сөләймановка (1 урын Дөнья чемпионаты), Андрон Абдуллинга (1 урын Дөнья чемпионаты), Илнар Закировка (1 урын Дөнья чемпионаты), Виктория Рузановага (1 урын Дөнья беренчелеге) һәм Владислав Макарихинга (2 урын Дөнья беренчелеге) Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Татарстан Республикасында яшь буынны тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен Рәхмәт хаты белән спортчыларның тренеры Бари Сөләйманов бүләкләнде.
2019 ел нәтиҗәләре буенча Алексеевск районы иң яхшысы булды. Икенче урында — Яр Чаллы, өченче урында - Зәй. Шулай ук 2019 елда Россия һәм халыкара ярышларда катнашканнары өчен Татарстан Республикасының иң яхшы спортчылары рейтингы билгеләнде, анда Алексеевск көрәшчеләре мактаулы урыннар алды.