Чаллы дәүләт театрына баш режиссер итеп Олег Кинҗәгуловның куелуы мөмкин
(Казан, 13 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Олег Кинҗәгулов Чаллы дәүләт театрының баш режиссеры итеп куелырга мөмкин. Әлеге мәгълүмат «Татар-информ» га үз чыганаклары аша билгеле булды.
«Хәзерге вакытта Чаллы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры вазифасына берничә кандидатура карала. Олег Кинҗәгулов кандидатурасы төп урында тора», — дип шәрехләде әлеге мәгълүматны ТР Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге җитәкчесе Умида Гапарова.
- Олег Кинҗәгулов театр һәм кино актеры белгечлеге буенча Уфа дәүләт сәнгать академиясен һәм драма режиссеры белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган. Күренекле режиссер һәм педагог Фәрит Бикчәнтәевның укучысы. Хәзерге вакытта Камал театрының куючы режиссеры.
- Олег Кинҗәгулов Чаллы театрында Әнгизә Ишбулдина пьесасы буенча «Зәңгәр томан артында», Камал театрында Сөмбел Гаффарова пьесасы буенча «Парковка» һәм Мансур Гыйләҗев инсценировкасы буенча «Таңбатыр» әкият-спектаклен чыгарды.
- Чаллы театры режиссеры, театрга нигез салучыларның берсе Фаил Ибраһимовка 68 яшь. 2019 елның көзендә Чаллы театрының директоры Рашат Фәйзрахманов үз теләге белән вазифасыннан китте.
- Хәзерге вакытта Чаллы театры өчен бина әзерләнә — Колизей бинасына реконструкция ясала.