Франциянең экс-президенты Саркози Казан музеена винтаж джинсы бүләк итте
(Казан, 16 гыйнвар, «Татар-информ», Александра Давыдова). Француз сәясәтчесе, Франциянең 23нче президенты Николя Саркози Казан Социалистик көнкүреш музеена үзенең шәхси имзасы белән винтаж джинсы бүләк итте. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына музей директоры Рөстәм Вәлиәхмәтов сөйләде.
«Безнең музей филиалларының берсе Парижда бар. Музей урнашкан районда Саркози йөгерү белән шөгыльләнә. Бервакыт миңа аның белән сөйләшергә насыйп булды, мин күргәзмә турында сөйләдем һәм анда аның джинсылары да булсын иде, дидем. Мәскәүдә Гайдар форумы кысаларында безнең очрашу өчен уңайлы мөмкинлек булды», - диде Вәлиәхмәтов.
Ул шулай ук «Джинсы культ кебек» күргәзмәсе социаль-көнкүреш музеенда 10 елга якын эшләп килүен әйтте. Коллекциядә чит ил һәм Россия музыкантларыннан, сәясәтчеләрдән, рестораторлардан, банкирлардан һәм башка күренекле эшлеклеләрдән экспонатлар бар. Элегрәк музейга шәхси автографлы джинсыларны Француз җырчысы Патрисия Каас һәм модельер Пьер Карден бүләк иткән булган инде.