Каргинов экипажы ралли-рейд «Дакар»да җиңүче булды
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Шипилов). Андрей Каргинов җитәкчелегендәге «КАМАЗ-Мастер» командасы ралли-рейд «Дакар»да җиңүче булды. Команда 12 этапны 46 сәгать 33 минут һәм 36 секундта үтәп чыкты.
Гомуми зачетта икенче урынны тагын бер «КАМАЗ-Мастер» вәкиле Антон Шибалов экипажы яулап алды. Ул Каргиновтан бары тик 42 минут һәм 26 секундка калышкан.
Өченче урынга Белорусиядән Сергей Вязович экипажы лаек булган. Ул лидерлардан 2 сәгать 4 минут һәм 42 секундка артта калган.