Рөстәм Миңнеханов Тукай исемендәге аэропортны бизәү буенча биш проект белән танышты
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бүген иртән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемен алган Казан аэропортын бизәү буенча биш эскиз проектын карады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» хәбәрчесе соравына җавап биргәндә әйтте.
«Бүген иртән без аэропорт тәкъдим иткән барлык проектларны карадык. Биш вариант бар. Рөстәм Нургалиевич бу мәсьәләдә җәмәгатьчелек фикеренә йөз тота, үз тәкъдимнәренә өстенлек бирми, — диде Галимова. - Асылда, аңа барлык проектлар да бик кызыклы тоелды».
Габдулла Тукай исеме бирелү уңаеннан кичә «Казан» халыкара аэропортын иң яхшы бизәү өчен онлайн-тавыш бирү башланды. Иҗади төркемнәр бизәүнең биш вариантын эшләгән. Болар - «Тукай илһамчысы», «Шигъриятнең көмеш җепләре», «Тукай нуры», «Карлыгач артыннан бар», шулай ук «Тукай юлы». Ошаган вариант өчен тавышны дәүләт хезмәтләре порталында «Халыктан сораштырулар» бүлегендә яки сылтама буенча бирергә мөмкин.
«Казан» аэропортын бизәү ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү көненә, ягъни бу елның 30 августына тулысынча төгәлләнәчәк.