Татарстанның Даими вәкиллеге, Рөстәм Хучашев вафат булуы сәбәпле, кайгы уртаклаша
(Казан, 1 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Даими вәкиллеге, Санкт-Петербургта татар яшьләре клубы җитәкчесе Рөстәм Абдулла улы Хучашев вафат булу сәбәпле, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу турыда Татарстан Республикасының Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге хәбәр итә
Санкт-Петербург татар җәмәгатьчелегенең барлык мәдәни чараларында актив катнашучы Рөстәм Хучашев чаралар һәм традицион милли бәйрәмнәрне оештыруда Татарстанның даими вәкиллегенә ярдәм итте. Төбәктә татар милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертте.
Рөстәм Хучашев җәмәгать эше белән актив шөгыльләнде. Аның җитәкчелегендә Татарстан театрлары гастрольләре, яшьләр дискотекалары, концертлар, иҗат кичәләре, «Петербургта татарлар һәм ислам» экскурсияләре, яшьләр сабантуйлары, балалар һәм яшүсмерләр спорт һәм хәйрия чаралары, бизнесменнар очрашулары кебек бик күп милли-мәдәни чаралар оештырылды.
Ул актив эше өчен Татарстан Хөкүмәтенең һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге, шулай ук Санкт-Петербург Хөкүмәтенең һәм Ленинград өлкәсе Хөкүмәтенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Рөстәм Хучашев 1969 елның 27 октябрендә туган. Соңгы елларда Төньяк башкалада татар һәм башкорт кичәләрен актив оештыручыларның берсе булган. Ул «Питер буйлары» татар яшьләре клубын оештыруда ярдәм иткән.
Шушы көннәрдә Рөстәм Хучашев Санкт-Петербургның 15 хастаханәсендә дәваланган. Аның хатыны һәм нәни балалары ятим калган.