Белгечләр «Ялкын» лагерындагы Кытай студентлары коронавирус белән авырмавын әйтте
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Артур Казанцев). Яңа ел бәйрәмнәреннән соң Казанга килгән Кытай студентлары коронавирус белән авырмый, бары тик «Ялкын» лагерында табиблар күзәтүендә генә тора. Бу хакта лагерьны карау барышында Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе баш эпидемиологы Алсу Буланкина сөйләде.
«Иң мөһиме, студентлар өчен барлык шартлар да тудырылган, алар чыннан да аерым бүлмәдә, аш бүлмәсенә берәм-берәм йөри, барысы да оештырылган — душ, туклану, барлык кирәкле шартлар тудырылган. Кытай студентлары өчен барлык вузларда каникуллар озайтылды. Монда авыру студентлар юк», — дип сөйләде ул.
Лагерь территориясендә 15 студент яши, аларны табиблар һәм башка белгечләр күзәтә, алар өчен өч тапкыр туклану оештырылган, дип өстәде ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков. Студентлар үзара очрашмый диярлек, ә битлекләрне һәр ике сәгать саен алыштыра. Анда бүлмәләрне көненә ике тапкыр җыештыралар.
«Мин 5 февральдә килдем, әлегә барысы да тәртиптә. Бар уңайлыклар да бар. Көненә өч тапкыр ашаталар, өстәп тә алырга мөмкин», — дип сөйләде КНИТУ-КАИ студенты Ян.
Тикшерү вакытында эксперт төркеме студентларның яшәү урыннарын, ашханәне, шулай ук медицина бүлмәләрен карады.