Фәрит Мөхәммәтшин галимнәрне Конституциягә төзәтмәләр кертүдә катнашырга чакыра
(Казан, 7 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика галимнәрен Россия Конституциясенә төзәтмәләр кетү тәкъдименә кагылышлы фикер алышуларда катнашырга чакырды. Бу хакта парламент башлыгы бүген ТР Фәннәр академиясендә Россия фәне көненә багышланган тантаналы җыелышта әйтте.
Дәүләт Советы Рәисе Мәскәүдә Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем утырышлары узуын искәртте. «Мин сезнең дә үз карашларыгызны җиткерүегезне телим. Татарстан Фәннәр академиясе дә үз фикерләрен белдерсен иде», — диде ул.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Россиянең Төп законына төзәтмәләр өстендә эш бик тиз уза.
«Алар 700дән артык, алар төрле — акыллы фикерләр дә, мөмкин булмаслыклары да бар. Без әлегә иҗтимагый оешмалар, депутатлар белән киңәшләшәбез. Авыр шартларда кабул ителгән Конституциянең нигезен саклап калу өчен үз позицияләребезне саклыйбыз», — диде ул.
«Мин, безнең халыкны берләштергән гамәлдәге Конституциядә булган кыйммәтле әйберләрне саклап калу яклы. Әйдәгез, бу әйберләр турында фикер алышыйк, эш төркеменә җиткерү өчен төрле мәйданчыкларда очрашыйк», — дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, Татарстанда Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында яңгыраган инициативалары буенча иҗтимагый фикер алышу башланды, дип хәбәр иткән иде.