Газпромбанк Иннополиста ИТ-эшләнмәләр үзәген ачарга планлаштыра
![Газпромбанк Иннополиста ИТ-эшләнмәләр үзәген ачарга планлаштыра](https://tatar-inform.tatar/attachments/1ad492b5c6f4980ca43023d73c8a5cda7ab461b0/store/fill/780/440/f51ce344159b80ced4466624450e5e8fb3abb9bcd4b372a88529afb9a849/0153.jpg)
(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов банк идарәсе рәисе Андрей Акимов белән «Газпромбанк» АҖнең Иннополиста ИТ-эшләнмәләр үзәген ачу планнары турында сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Моннан тыш, очрашуда финанс технологияләрен үстерү, шулай ук инновацияләр өлкәсендә хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Иннополис университеты уеннар өйрәнүчеләр исемлегендә Россиянең бердәнбер югары уку йорты булды.